Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа сезонын башлап җибәрде.Яңа репертуар белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Йолдызлар сәламе, тематик лекцияләр, балет, джаз-концерт , шигъри музыкаль кичәләр , болар барысы да татар дәүләт филармониясе тамашачысына яңа сезонда тәкъдим ителә.
Быелгы сезонда аерым концертлар, иҗат кичәләре дә шактый күп. Беренчесен октябрь аенда Раил Садриев башлап җибәрә. Шулай ук Саҗидә Сөләймановага, Рөстәм Вәлиевкә багышланган искә алу кичәләре , гомумән балалардан алып өлкән тамашачыларны күңеленә хуш килерлек чаралар үткәрелә дип ышандырды Алсу Хәкимова.
Башкалада мәдәни чаралар үткәрелүдә кытлык юк. Шулай да филармониянең үз тамашачысы. Билетлар касса аша гына түгел, онлайн да, Пушкин картасы белән дә алына. Мәсәлән Джазлы Казан концертына билетлар сатылып беткән диярлек.
Ачылыш кичәсендә филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Фольклор ансамбленең „Татар сүзе“ бәйгесе лауреатлары, театр актерлары белән берлектә Татарстан районнарында да чыгыш ясарга җыенуларын искәртте.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары