Көннәр җылыткач, Әлмәт шәһәре дәвалау оешмаларына тәнгә талпан утырган 700 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 2 тапкыр артыграк. Йогышлы бөҗәк һөҗүменнән ничек сакланырга, тәнгә талпан утырган очракта нишләргә? Бу хакта киләсе язмада.
Әлмәт районы талпан вирусы йогышы белән авыручылар саны буенча эндемик территория булып санала. Талпаннарны ачыклауны Роспотребнадзор белгечләре күзәтеп тора.
Шәһәрнең парк зоналарында кан суыручы бөҗәкләргә каршы санитар эшкәртү үткәрелә.
Табигатькә чыкканда, талпан тәнгә утырмасын өчен, тәнне каплый торган өс һәм аяк киемнен кияргә киңәш ителә. Ә өйгә кайткач, тәнне тикшереп чыгарга кирәк. Талпан кадалган урын кызарып чыга, кычыттыра башлый.
Талпаннар утыру өчен эпидемиологик сезон 19 апрельдән башланды. Шәһәрнең дәвалау оешмаларына 700 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 2 тапкыр артыграк. Шулай да соңгы 10 елгы күрсәткечләрдән кимрәк.
Катерина Машенцева, Антон Николаев, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.