Талпаннар һаман активлыкларын киметми. Эпидемиологик чор башланганнан бирле, Татарстанда тәннәренә талпан кадалган 8 меңнән артык кеше табибларга ярдәм сорапґ. мөрәҗәгать иткән.
Бу былтыргы күрсәткечләрдән бер ярым тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта 2 меңгә якын бөҗәкнең боррелиоз, энцефалит йөртүе ачыкланган. Табиблар тәнгә талпан утырган очракта, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.