15-26 нчы май көннәрендә Татарстанда талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенчакайнар линия эшләячәк. Республика халкының сорауларына Россия кулланучыларкүзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирә. Эш көннәрендә мөрәҗәгатьләр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькәкадәр, ял көннәрендә консультацияләр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькәкадәр кабул ителә.
Телефон номерлары экранда күрсәтелгән.. Шулайук Бердәм консультация үзәге телефоны буенчасорауларбирергәмөмкин. Телефоны шулай ук эранда күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, 3 нче апрельдән республикада энцефалит һәм боррелиоз ташучы талпаннар активлыгы сезоны башланды. ТР дәвалау-профилактика учреждениеләренә тешләүдән зыян күргән 2,3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 645 бала бар. Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 12% ка күбрәк.