Татарстанда тәнгә талпан кадалу очраклары арткан. Сезон башыннан бирле 152 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкыр күбрәк. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау республика идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Талпаннардан күчә торган йогышлар белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, экспертлар талпан кадалу фактына игътибар итүне һәм бөҗәкне лабораториягә илтүне сорый. Талпаннарны, һичшиксез, поликлиникада яки травмпунктта алу яхшырак, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, Роспотребнадзорда моны ничек эшләргә кирәклеге буенча киңәшләр бирәләр.