Казанда ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестиваленең финал этабы узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
КФУның «УНИКС» сәхнәсендә эстрада башкару сәнгатендә иң сәләтле бала исеме өчен көрәш башланды. Инде өченче көн сәхнәдән Татарстанның сәләтле балалары һәм яшьләре башкаруында иң якты хореографик чыгышлар белән алмашынучы матур җырлар яңгырый.
5,5 мең катнашучының һәркайсы алдан «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этапларын узды. Алар инде җиңүчеләр дип атарга була, чөнки әлеге талантлы балаларны фестивальгә 60 меңнән артык катнашучы арасыннан сайлап алынганнар.
«Йолдызлык» фестивале сәләтле балаларга үзләрен җиде номинациянең берсендә күрсәтергә тәкъдим итә: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Нәфис сү остасы”», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип».
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясендә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.
Искәндәр Гыймалтдинов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.