Эш урыннарында кешеләрнең иминлеген саклауга таләпләр арта. Киләсе елның мартыннан хезмәтне саклау турындагы законнарда зур үзгәрешләр булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта профильле министр Эльмира Зарипова хәбәр итте. Ул хезмәткәрләрнең эш урыннарында имгәнү, һәлак булу очраклары статистикасын китерде. Ел башыннан Татарстанда илле ике бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Әгәр бу саннарны башка төбәкләр һәм Гомумроссия күрсәткечләре белән чагыштырсак, мондый статистика алар фонында яхшырак. Әмма бу саннар барыбер тынычланырга сәбәп бирми. Тулырак мәгълүмат киләсе репортажда.
Төзелеш -иң куркыныч тармакларның берсе. Бәхетсезлек очраклары күбрәк шушы тармакта очрый. Хезмәткәрләр саклану чаралары белән тәэмин ителмәгәнгә генә дә түгел. Еш кына саклану чаралары тиешенчә кулланылмый, эш урыннарында тиешле контроль урнаштырылмаган.
Ел башыннан Татарстанда эш урыннарында илле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Унбер кешенең гомере өзелгән.
Төзелештән тыш, файдалы казылмалар чыгару предприятиеләрендә, эшкәртү тармагында һәлак булу яки имгәнү очраклары күп. Бу биеклектән егылып төшү, техник җиһазларның дөрес кулланылмавы нәтиҗәсе. Ел башыннан республикада 80нән артык җинаять эше кузгатылган.
Илдәге хәлне яхшырту максатларында 2022 елның 1 мартыннан Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелә. Максат – фаҗигаларны бетерүгә ирешү, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне катгыйландыру. Эш бирүчеләрнең җаваплылыгы арта. Киләчәктә эш урыннарында алган тәндәге кечкенә җәрәхәтләр, тырналулар да компенсация түләтүгә сәбәп булырга мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Инна Данилова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.