Алтмыш биш яшьтә утыз километр аралыкны чаңгыда йөрү. Мондый нәтиҗәгә бар кеше дә ирешә алмый. Ә менә Кукмарада яшәүче Равил Кәримуллин көн саен диярлек шуның кадәр чакрым араны чаңгыда уза. Спортчының актив тормышы турында тулырак киләсе материалда сөйләрбез.
Равил Кәримуллин чаңгы белән бәйле хатирәләрне аерым бер елмаю белән белән искә ала, чөнки элек бу авылда киң таралыш алган бердәнбер кышкы спорт төреннән саналган. Бала чактан ук ул бөтен буш вакытын чаңгыда йөреп уздырырга тырышкан. Ә Кукмарага күченеп килгәч, Равил Кәримуллин инде профессиональ рәвештә чаңгы белән шөгыльләнә башлый.
Равил Кәримуллин күп төрле ярышларда җиңүләр яуларга да өлгергән, моның серен ул яшерми. Аның сүзләренчә, 60 яшьтән узган кешегә чаңгыда йөрергә өйрәнү беркайчан да соң түгел. Моның өчен иң мөһиме теләк һәм мотивацияң булу да җитә.
Равил Кәримуллинга сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт эшчәнлеге алып барырга аның дуслары да ярдәм итә. Үзенең тренеры белән берлектә ул чаңгы базасында тренажерлар белән баетылган мәйданчык төзегән.
Чаңгычы билгеләп үткәнчә, яшь барган саен боегып өйдә генә утырырга кирәкми. Барлык күңелсезлекләрне җиңәргә менә дигән ысул бар: моның өчен бары тик табигатькә генә чыгарга кирәк. Ә чаңгыда йөрсәң тагын да яхшы.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары Кукмара районы.