Елның иң ямле ае- май да тәмамланып килә. Инде тиздән балаларның каникуллары, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу чор, имтиханнар башлана. Табигаттә дә эссе һава торышы саклана.
Синоптиклар әйтүенчә, хәзер Республикада июл аена хас эсселек урнашты. Бүген 25 нче май, Явым-төшемсез, Көндез һава температурасы 33 гарудска кадәр җылы булачак.
Табиблар мондый көннәрдә кызу кояш астында йөрергә киңәш итми. Шулай ук әлегә су коенырга да кирәкми — рәсми рәвештә коену сезоны бер атнадан соң гына старт ала.