Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Акциянең көзге чорында, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан чистарту, шулай ук мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын төзәтү, төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе инде 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.