Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суда өйрәтү- сынау күнегүләрен үткәрде. Суда балыкчыларны коткардылар, халыкны эвакуацияләделәр. Күнегүләрнең ничек үтүе турында киләсе репортажда.
Елганың уртасындагы кечерәк кенә обьект-барлык оператив хезмәтләрнең игътибарын җәлеп итте, ул минут саен су астына тирәнгәрәк төшә. Озакка сузарга ярамый. Кешеләрне көймәләрдә эвакуацияләделәр.
Бәхеткә, барысын да коткарып калырга өлгрделәр. Бу күнегүләр генә булса да, бик актуаль. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре язгы ташу чараларына һәрвакыт әзер.
Хәлләр төрлечә була – әйтик, бу очракта коткаручылар бозда калган балыкчыларга ярдәм итәргә тиеш. Быел шундый очраклар күзәтелде. Бәлага юлыгучыларны көймәдә чыгарып, гомерләрен саклап калалар.
Масштаблы күнегүләргә барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителде. Шул исәптән авиация дә. Коткаручылар бурычларны бик яхшы үтәде.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.