Табигать сакчылары. Казанда «Экологик яз» республика акциясендә актив катнашучыларны бүләкләделәр. Быел Татарстанда икеайлыкта 755 меңнән артык кеше катнашткан. Алар-активистлар, укучылар, табигать чисталыгына битараф булмаган гади кешеләр. Кайберәүләре территорияләрне төзекләндерүдә бөтен гаиләләре белән катнашты.
Яшел зоналарда яшеллек саклансын аларны чүпләмәскә яки чүпне вакытында җыеп алырга кирәк. Ике ай дәвамында Татарстанда «Экологик яз» акциясе барды. Быелгы төзекләндерү өмәләрендә 750 меңнән артык кеше катнашкан.
Экологик акциядә катнашуның матур үрнәген Кама Тамагындагы күп балалы Шәйхәйдәровлар гаиләсе күрсәтте. Гаилә өмәләрдә актив катнашып кына калмый, 11 ел дәвамында агачлар утыртып, туган якны гөлбакча иткәннәр. Антоновка авылы янындагы калкулыкта 100 гектар җирдә алар утырткан агачлар шаулап үсә.
Күп балалы гаиләне иң яхшы экологик гаилә номинациясендә бүләкләделәр.
Иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, предприятие, масакүләм мәгълүмат чараларын да зурладылар. Экологик теманы яктыртуда актив эшләгән безнең телерадиокомпания дә бүләксез калмады.
Икеайлык тәмамланса да, республикада экологик акцияләрнең иң кызган чагы гына әле. «Экология» илкүләм проекты буенча сулыкларны, яр буйларын чистарту дәвам итә. Татарстан- экология өлкәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча илдә беренче урында. Киләчәк максат та – табигатьне саклауда актив эшләү.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.