Төзелеш краннары барлык объектларда да эшли. Казанда төзелешләрне туктатуга бәйле проблемалар юк. Башкала Мэры Илсур Метшин М-14 комплексында төзелешнең барышын карады. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча фатирларны нигездә табиблар, укытучылар һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре ала.
Казан мэры Илсур Метшин Идел буе районындагы төзелешләрне республиканың Дәүләт торак фонды җитәкчесеы белән бергә карап чыкты. М -14, «Времена года» комплексларындагы социаль ипотека һәм коммерция төзелешләрен бәяләделәр.
Көньяк социаль ипотека һәм коммерцияле торак төзелә торган иң мөһим үсеш урыннарының берсе. Искиткеч матур урында. Бик уңайлы локация. Үзәккә, аэропортка да ерак түгел, М-12 трассасына чыг юлы да якында. Проектның комплекслы тормышка ашырылуы мөһим.
М 14 микрорайонының исеме — символик. Биредә ундүрт мең кеше фатир ала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, балалар бакчалары укытучылары, табиблары һәм тәрбиячеләренә беренче чиратта.
Дүрт йорт төзелгән.Тагын өчесе 2023 елның маена тапшырыла. Барысы да уңайлыклар белән. Ә янәшәдә-балалар бакчасы була. Тагын биш бакча, ике мең ярым урынлы ике мәктәп төзелә.
«Времена года» торак комплексында өч йортны төзегәннәр, тагын дүртесе салынар. Шулай ук балалар бакчасы, кибетләр, даруханәләр, поликлиникалар төзелә. Күп кенә төзелеш материаллары һәм җиһазларын үз илебездәге аналогларга алыштырганнар. Хәзер комплеста җиде йөз кеше яши, барысы ике меңнән артык булачак.
Транспорт мәсьәләсе хәл ителде, маршрутка үз автобусларыбызны чыгардык.балалар автобуслары да бар.
Төзелешләрне карап чыкканнан соң, Казан мэры төзүчеләрне проблемаларны бергәләп тикшерү өчен «түгәрәк өстәл» гә чакырды. Киләчәктә дә төзелеш тармагында хәл итмәслек бурычлар булмаска тиеш.
Инна Данилова, Татарстан яңалыклары.