Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә каты авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Узган юлы сез Рузилә Хафизовага ярдәм иттегез. Барыгызга да зур рәхмәт. Бүген-яшь ярымлык Таһир Фазлыевның авыру тарихы. Малайның тумыштан ике аягы да чалыш. Аларны дәваларга кирәк.
Таһир Фазлыевка туганчы ук аякларының чалыш булуы диагнозы куелган. Дәвалануны шунда ук башлйлар, аякларына гипс салалар. Тик көтелмәгән хәл була.
СНХ Динара Фазлыева әнисе
Кызамык белән авырды. Аяклары да бозылды. Без табиб рөхсәтеннән башка, аның аяк киемен салдырдык. Аягында кабат начар үзгәрешләр башланды.
Хәзер Таһирга бер яшь тә дүрт ай. Ул әлегә әнисе ярдәме белән дә йөри алмый. Малай биюләрне ярата. Дөрес, әлегә утырган җирдән генә карый.
Фазлыевлар гаиләсендә алты бала. Кайберләре шулай ук чалыш аяклар белән туган, вакытында дәвалап, турайтканнар. Операция ике йөз ун мең сум тора.
Махсус аяк киемнәрен киюдән туктагач,аякларда кирегә үзгәрешләр башланган. Понсетти ысулы белән аякларны кабат гипсларга туры килә. Шуннан соң биш яшькә кадәр махсус аяк киеме – брейслар киеп йөрергә тиеш.
Малайга без бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе – 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин, Татарстан яналыклары.