Бу көннәрдә тамашачылар өчен Кәрим Тинчурин театрында Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча Таһир-Зөһрә мәхәббәт турында риваять спектакле күрсәтелде.
Спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров. Таһир белән Зөһрә риваяте моннан бик күп еллар элек язылса да бүгенге көндә дә актуаллеген югалтмый. Әлеге әсәр һәрбер кешенең күңелендә сакланып килгән сөю хисенең тылсымлы көченә ышандыра. .Бик күп корбаннар таләп иткән тетрәндергеч сөю тарихы беркемне дә ваемсыз калдыра алмый. Постановкада театрның яшь һәм урта буын артистлары катнаша.