Камал театрының атаклы артисты Ринат Таҗетдинов ковидка каршы икенче прививканы ясатты. Ул беренче прививканы ясатырга өч атна элек хатыны белән бергә килгән иде. Икенче прививканы да бергәләп ясаттылар. Икесенең дә тән температурасы тиешенчә, сәламәтлекләреннән зарланмыйлар, димәк кабат прививка ясатырга ярый. Халык артисты үз мисалында ковидка каршы прививка ясатырга кирәк дип саный.