Ил президенты Владимир Путин Татарстанның Россиядә төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү буенча тәкъдимнәренә уңай бәя бирде. Узган атнада Рөстәм Миңнеханов үсеш стратегиясе проектын тәкъдим иткән иде.
Владимир Путин төбәкләрнең, шул исәптән Татарстанның да тәкъдимнәрен бәяләде. Хәзер Россия Төзелеш министрлыгы аларны федераль дәрәҗәдә камилләштерә, киләчәктә ил Президенты йөкләмәләре исемлегенә кертә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнехано хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә.