Кешелек яшәгәндә бу эшләр дә туктап тормый. Сабада бу индустрияне күтәрү, район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә. Май аенда Байлар Сабасының хәрби комиссариаты яныннан Лесхоз бистәсе ягына чыгып китә торган күпердә капиталь ремонт эшләре башланды. Төзүчеләр аны ноябрь аена кадәр дәвам итә. Бу хакта тулырак киләсе язмада.

Күпер төзелешен “Базовый проект” җәмгыяте башкара. Район җирлегендә ничә ел эшләү дәверендә алар үзләренең ышанычлы һәм профессиональ төзүчеләр икәнлеген исбат итте. Бу күпер аларның иң зур объекты.
Төзелештә барлыгы 20ләп кеше эшли. Күпер нигезенә кадәр сүтелә. Аның кырыенда һәм аскы ягында җәяүлеләр юлы төзелә, яңа ут баганалары урнаштырыла. Бер экскаватор туктаусыз балчык эшләрен башкара.
“Чишмәле” кафесы да тулысынча сүтелгән. Аның урынында хәзер чишмә һәм транспорт белән килеп туктау өчен парковка урыннары була. Моңарчы күпер аша узган элемтә, интернет чыбыкларын хәзер җир астыннан чыгару бурычы тора. Моның өчен махсус техника һәм эшчеләр җәлеп ителгән.
Җәяүлеләр дә, машиналар да вакытлыча башка юллар буенча хәрәкәт итә. Аеруча җәяүлеләр бу сүзләргә битараф булмасын иде. Төзелеш эшләре барган җирдән үтү, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу булып санала.
Бу урыннар хәзер зур үзгәрешнең башлангыч юлында. Төзүчеләр аны җаваплылык белән үти. Халык, машиналар хәрәкәтен тәэмин итүче күпер нык һәм озак еллар хезмәт итәргә тиеш.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова. Татарстан яңалыклары, Саба районы.