Бу ялларда Тәтеш районында «Валда Шинясь» мордва бәйрәме узачак.
Анда Мордва халыкларының көнкүреше, гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы белән танышу көтелә.
Бәйрәмдә милли традицияләр буенча никахлашу чарасы узуы да көтелә. Бәйрәмнең театральләштерелгән өлешен китапханә хезмәткәрләре әзерли.
Ә бәйрәмнең төп темасы булып быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елы булачак.