Безнең телерадиокомпаниянең «Балалар рәсем ясый» проекты дәвам итә. Без аны мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе, республика ЮХИДИ идарәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белән бергә үткәрәбез. Быелгы конкурсның темалары — фән һәм технологияләр, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Имин юллар һәм табибларга рәхмәт сүзе. Тәтеш районыннан чираттагы репортаж.
Советлар Союзы Герое Павел Ханжин исемендәге беренче мәктәп коллективы данлыклы чыгарылыш укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Мәктәп музееннан кешеләр өзелми, ә укучылар -күп кенә патриотик фестивальләрдә җиңүчеләр. «Балалар рәсем ясый» конкурсында да катнашучылар күп. Һәр тема Ватанга, безнең чор каһарманнарына багышланган.
Россиядә фән һәм технологияләр елында балалар галимнәргә рәхмәтләрен белдерә. Алар коронавирус йогышына каршы төрле вакцина әзерләүдә булышты.
Кайбер балалар «Куркынычсыз юллар» темасын сайлаган, бу да көнүзәк проблема булып тора.
Ә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында күпмилләтле район тормышы якты ачык төсләрдә чагылыш тапты. Руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар һәрвакыт бәйрәмнәрне бергә үткәрә. Балалар бу хакта әти-әниләреннән ишетеп, үзләре күреп тә белә, хәзер рәсемнәрдә сүрәтли.
Тәтешнең 1нче мәктәбендә һәрвакыт беренче булырга омтылалар. Әле яңарак кына интеллектуаль дәресләр өчен шахмат зонасы да барлыкка килде. Тәнәфестә яки дәрестән соң шахмат уйнарга була. «Балалар рәсем ясый» 15 нче республика конкурсында да призлы урыннарга исәп тоталар. Исегезгә төшерәбез, конкурска июнь башына кадәр районнарда йомгак ясала. Ә җиңүчеләрнең исемнәрен Казанда 12-нче июньдә Россия көнендә игълан итәчәкләр.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш.