Росприроднадзор тарафыннан һава сыйфатыннан зарланып 336 шикаять теркәлгән. Ел дәвамында мең ярым контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, шул исәптән 54 е Казанның төньяк зонасында. Төп тәртип бозуларның берсе — уңайсыз метеорологик шартларда, пычратучы матдәләрне чыгаруны киметү буенча чаралар планының килештерелмәве. Тәртип бозучылардан миллионлаган штрафлар түләтелгән.