Тавыш бирүнең төп көнендә 2 809 участок эшләде. Шулай ук өйдә сайларга теләп гариза бирүчеләргә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Хастаханә, төрмә һәм СИЗО кебек ябык участокларда сайлаулар үтте.
РФ Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча 2 301 544 граждан тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 78.11% -ы дигән сүз Әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә узган йомгаклау конференциясендә җиткерде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев: «Комиссия утырышы булачак. Анда Татарстанда тавыш бирүнең йомгаклау беркетмәсен карарбыз. Әлегә безнең бер генә үтенечебезне дә кире какмаган республика, муниципаль районнар җитәкчеләренә, муниципаль район башлыкларына рәхмәт белдерәбез. Бер генә участок та ябылмаган, гадәттән тыш хәлләр дә булмаган. Тавыш бирү Роспотребнадзор тарафыннан да кисәтүләрсез узды.»
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча 7 көнлек марафон тавыш бирү тәмамланды. Хәзер участок сайлау комиссияләренең беркетмәләрен эшкәртү бара. Республикада тавыш бирүдә катнашучыларга 2 миллион 348 мең 179 бюллетень бирелгән. 2 июльнең төнге сәгать 3кә эшкәртелгән бюллетеньнәр буенча, Россия Конституциясендәге үзгәрешләрне татарстанлыларның 82 бөтен йөздән 81 проценты хуплады, 16 бөтен йөздән 61 проценты каршы чыкты. Татарстанда соңгы нәтиҗәләр иртәгә генә билгеле булачак.
Кичәге көнгә йомгак ясап, Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең гадәттән тыш хәлләрсез узуын, Татарстан участокларында моңарчы күрелмәгән куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителүен билгеләп үтте