23 нче апрель — балаларга бүләк ителгән көн. Төркия Республикасы өчен ул аеруча әһәмияткә ия. Ни өчен? Җавабы –Мөршидә Җиһан репортажында.
Тантаналы чара башлангач та Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Баш консулы Милли суверенитет көне һәм Төркия балалары бәйрәменең тарихы белән таныштырды.
Тамаша залындагылар өчен дә тантана. Алкышлап, көч-куәт бирүләре, балаларга ярдәм итте.
Минечә бу бәйрәмнең Казанда үткәрелүе безнең өчен бик әһәмиятле ди сеңлесе белән чыгыш ясаган Туна Калафат. Шулай ук бәйрәмдә Ибадовлар да гаилә белән чыгыш ясый.
Бәйрәм тамашасы Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыгы җитәкчелегендә «Адымнар» полилингваль мәктәбе, якшәмбе мәктәбе һәм Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы каршындагы «Анадолу» Казан төрекләренең милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылган.
Милли суверенитет көненә һәм Төркия балалары бәйрәменә багышланган тантаналы чара «Адымнар» полилингваль мәктәбендә үтүе дә юкка түгел Бредә төрле телләр өйрәнелә милләтара татулык хисләре тәрбияләнә.
Сәхнәдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының якшәмбе мәктәбендә туган телләрен өйрәнүче төрек гаиләләреннән килгән балалар һәм Казанда яшәүче башка диаспора вәкилләре чыгыш ясады. Аларның җитәкчеләренә Төркия Республикасының Казандагы баш консуллыгы
исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары