Казан Ратушасы бинасында «Казанда Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки эстрада фестиваленең ачылу тантанасы узды. Әлеге фестиваль Татарстан Президенты тарафыннан хупланган һәм республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы программасына кертелгән. Ачылу тантанасын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белән искә төшеребез.
«Казанда Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки эстрада фестиваленең гимны яңгырый. Ул Махсус әлеге проект өчен иҗат ителгән.
Эстрада йолдызларын Татарстан күләмендә генә кабызырга алынган фестивальләргә кытлык юк. Монысы Казанда башланып, нурларын кояш чыгышына да, кояш батышына да юнәлтергә өметләнә. Һәрхәлдә бу җаваплы эшкә алынган Рифат Фәттахов ачылу тантанасындагы чыгышында шулай дип белдерде.
Миңа исеме бик ошый, бигрәк тә базар сүзе , димәк шәрык базары фестивале җырдан тыш үз эченә милли кием, ризык үзенчәлекләрен дә алачак дип искәртте Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Чыгышыгың кереш өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен укыды.
Рәсми кунаклар буларак фестиваль ачылышында шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов чыгыш ясады. Ә тантанага чакырылган төрле илләрнең казандагы косуллыклары исеменнән сүз Исмет Эриканга бирелде.
Безнең төрки дөньяның охшаш сыйфатлары бик күп. Телебез,динебез, мәдәниятебез, гомумән үткәннәребез, тарихыбыз уртак. Шушыларны барлау , яңарту җәһәтеннән әлеге фестиваль бик әһәмиятле булыр дип уйлыйм.
Төрки илләрнең күренекле артистлары, Россиядәге тулы вәкаләтле илчеләре онлайн-форматта сәламләде. Барысы да фестивальнең нәкъ менә Татарстан тәкъдиме белән гамәлгә куелып, Казанда үткәрелә башлавын хуплады.
Заманча технологияләр үсеше белән бәйле булмаган бернәрсәне дә, шул исәптән Шәрык базары фестивлен дә өр- яңа дип әйтеп булмый. Утыз ел элек үк Славян базары оештырыла башласа, төрки илләрнең заманча эстрада җыры конкурсы буларак “Тюрквижн” үткәрелеп килә. Шул “Тюрквижн” фестивалендә катнашкан җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов “Шәрык базары”н тәкъдим итүдә дә катнашты.
Шәрык базары конкурс түгел, әлегә фестиваль форматы гына. Башкаручыларны һәр төбәкнең Мәдәният министрлыгы тәкъдим итә.
Беренче халыкара төрки эстрада фестиваленең гала- концерты быел ук булырга тиеш иде. Пандемия чикләүләрен исәпкә алып тәкъдим итү чарасы буларак кына узды. Тамашачылар фестивальгә зур өметләр баглый.
Төрки театр сәнгатен берләштергән Нәүрүз фестивале кебек озын булсын дип теләде , ачылу тантанасыннан мәмнүн калган Луара Шакирҗанова .
Зур казаныш дип саналган “Шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивале , әнә шулай башланып китте. Оештыручылар барлыгы 2 меңнән артык катнашучы булырга тиеш дип вәгъдә итә. Дөрес әлегә, тәгаен кайчан икәне билгеле түгел. Якынча җәй фасылына фаразлана. Галәм белгечләре ул вакыт күктә дә йолдызлар аз күренә ди. Төн дә кыска. Димәк, төрки эстрада йолдызларын күреп хозурланасылар алда әле.
Мөршидә Җиһан, Айрат Каюмов. Татарстан яңалыклары.