2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 25 театр катнаша. Тулырак алдагы язмада.
Узган елгы “Нәүрүз” фестивале Башкортостан республикасы мәдәниятенә багышланган булса, быел фестиваль заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта. Фестиваль репертуары күптөрлелеге белән аерылып тора: монда бөтендөнья классикасы да, этник мәсәлләр дә, заман дараматургиясе дә бар. Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме чираттагы тамашага кунакка килде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Әлмәт татар драма театры коллективы Антон Федоров, Арсений Фарятьевның “Көзге сере” исемле әсәрен күрсәттеләр.
Фестевальне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән туган телләр һәм милләтләр елында үткәрү бик күркәм күренеш. Төрки халыкларының “Нәүрүз” театр фестивале – аралашу, ярышу мөмкинлеге генә түгел, ә тамырларыбызга мөрәҗәгать итү, төрки халыкларының бөтен театр оешмалары өчен дә актуаль булган уртак приципларны барлау.
XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә. Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән“Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Кадрия Мерсиапова Татарстан яңалыклары.