Татарстанда Төркия мәдәнияте көннәре уздыру елдан-ел яңа офыклар ача. Быел да башкала халкына, кунакларга театр, кино тамашалары, гасырлар буе тупланган гастрономия традицияләренә багышланган бай эчтәлекле программа тәкъдим ителде. Төрек ризыкларын пешерү үзенчәлекләренә багышланган тәмле чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Әнә шулай татарчалатып әйткәндә «рәхим итегез!» дип ишек төбеннән үк каршы ала кунакларны төрекләр. Һәр кунак өйгә бәхет һәм бәрәкәт алып килә, дип саный. Никадәр зурлап сыйлансаң, әҗере кире үзеңә меңе белән артып кайта. Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз барлык килгән кунакларны иң әүвәл Корбан Гаете бәйрәме белән котлады.
«Бәйрәмнәр бергәләп җыелыр өчен бер матур сәбәп Ел саен Төркия һәм Россия, Төркия һәм Татарстан арасындагы элемтәләр ныгый дип билгеләп үтте.
Әлбәттә мөнәсәбәтләрнең үсешенә арадашчы булып эшләүче, вәкаләтле, консулларның да эшчәнлеге йогынты ясый. Угур Йылмаз Татарстанга да бик рәхмтле. Эшкә керешүгә һәряктан ярдәм итеп, үсендереп торалар, ди дипломат.
Угур Йылмаз остаханәсе Туган авылым милли утарында узуының да сере бар икән. Беренчедән, Туган авылымга килүчеләргә төрек сыен сайлап алу мөмкинлеге арта, икенчедән тиздән Туган батыр әкиятенең яңа китабы әзерләнеп бетә. Төп каһарман белән бәйле маҗаралар Төркиядә бара дип белдерде Радик Абдрахманов.
Төрекләрдә үз һөнәрендә зур тәҗрибәсе булган кешегә исеме янында оста сүзен кушып эндәшү гадәте бар. Төрек консулының милли ризыклар тәкъдим итүдә төп ярдәмчесе — Бурханеттин оста Гюллач дигәннәре шушы була. Аны аеруча Рамазан аенда әзерлиләр. Сөт, әстерхан чикләвеге кушып, махсус камырдан әзерләнгән ризык гранат бөртекләре белән бизәлә. Бурханеттин оста аңлатуынча төрек ашлары бик күп төрле. Төрле тәмләткечләр белән әзерләнгәне дә, салкын, кайнар килеш ашалган ризыклары да бихисап.
Остаханәдән кунаклар кәнәгать калды. Гастрономия тармагы белгечләре фикере дә уңай.
Төрек мәдәнияте көннәренең югары дәрәҗәдә узуын остаханәгә чакырылган төрле илләрнең Казандагы баш консуллары да билгеләп үтте.
Дөрестән дә, — аш бар өйдә бәрәкәт бар.
Чара барышында кунаклар татар мәдәнияте үрнәкләре белән дә танышты. Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек елдан- ел арта, ә мондый чаралар халыклар һәм мәдәниятләр арасында элемтә күпере.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары