Язнын беренче ае тәмамланырга да, нибары 13 көн калып бара. Ике көннэн – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Нәүрүз – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бу табигатьтә чын яз башлану көне. Синоптиклар мартның якындагы көннәрендә Татарстанда һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булыр дип фаразлый.
Бераз явым-төшемнәр атна башында һәм ахырында булырга мөмкин. Иртәгәдән атмосфера басымы кинәт арта. Төннәрен салкын, урыны белән -10 градуска кадәр. Көндез һава температурасы +4 градус җылы. Ә атна ахырына синоптиклар +6 градус җылы вәгъдә итә.