Мөстәкыйльлек тәрбияли, уңай кичерешләргә этәрә: Мамадыштагы “Миләшкәй” балалар бакчасында милли тәрбияне халык уеннары аша бирәләр. Сабыйлар аеруча хәрәкәтле уеннарны үз итә. Шундыйларның берничәсен безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.
“Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Кәрия-Зәкәрия”не уйный. Сабыйлар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп баса, уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп уртадагы кызның хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләтен, уңганлыгын мактыйлар. Бу Мәрьям Вәлиеваның иң яраткан уены.
“Миләшкәй” мәктәпкәчә белем учреждениесе халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү өстендә эшли. Мондый уеннарның төп үзенчәлекләре шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Тәрбиячеләр әйтүенчә, алар уенда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә.
Балалар бакчасы коллективы бу эшкә милли мирасны саклаучы өлкән буынны да җәлеп итә.