Штраф кәгазьләре килү һәркемне сагайта. Бигрәк тә гаепсез булып та юл кагыйдәләрен бозгансыз дип җибәрелгән түләү кагазьләре аптырашта калдырырга мөмкин. Безнең хәбәрчеләребез дә шундый очракның шаһиты булды.
Александр Лебедевка сәлам хатлары шактый җибәрелгән. Әлбәттә аларда хәл –әхвәл соралмый, ә юл кагыйдәсен бозган өчен түләү суммасы язылган. Гаепсез килеш , гаепле итеп куюлары — табышмак.
Юл камерасы аша күренгән саннар Александр машинасыныкы кебек үк. Әмма машина маркасы башка. Ул шул ук көнне ЮХИДИгә барып гариза яза һәм штраф гамәлдән чыгарыла.
Заманча фото һәм видео-фиксация комплекслары юлларда берьюлы 50 дән артык хокук бозу очрагын терки ала. Әмма техника да ялгыша. Беренче чиратта, алар тизлекне ачыклауга кагыла. Әмма камера номерны ялгыш күрсәтми. Белгечләр бер үк төрле саннан булу сәбәбен алдау схемалары куллануда күрә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе дә номерларны үзгәртү очраклары артуын раслады. Мондый хокук бозучылар буенча хәзер тикшерү бара. Ә инде ялган номер куллану очракларын белүчеләргә ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин.