Казанда түләүле парковка киңлекләрен гамәлгә кертү белән, шәһәр урамнарында парковка урыннары саны ике тапкыр диярлек арткан.
2021 елның алты аенда муниципаль парковкаларга түләүдән керемнәр 38,3 млн сум тәшкил иткән, ә барлык эксплуатация чорында (2015 елдан) — 300 млн сумнан артык. Штрафлардан кергән керемнәр — 48 млн сум һәм барлык чорда 433,5 млн сум. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Көн саен 7,6 меңгә якын автомобиль йөртүче парковка өчен акча түли. Алардан елына якынча 90 мең автомобиль хуҗасы файдалана ала», — диде докладчы.
Парковкаларны һәм административ штрафларны түләүдән кергән гомуми керемнәр 2021 елда 86,3 млн сумнан артык һәм аларны эксплуатацияләү чорында якынча 740,7 млн сум тәшкил иткән.
«Муниципаль парковкалар эшчәнлегеннән керемнәр турыдан-туры Казан бюджетына керә һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлтелә», — дип өстәде Илдар Шакиров.
Шәһәр халкы шәхси автомобильләр белән идарә итүдән баш тартсын өчен, шәһәр каршеринг компанияләре белән хезмәттәшлек итә, бу категория машиналар өчен муниципаль парковка урыннарында ташламалы урын тәкъдим итә.