«Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале чикләрне киңәйтә. Быелгы Фестиваль 28 августтан -30 кадәр уза. Чара 15нче тапкыр үткәрелә. Шул уңайдан татар информ мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды.“
«Түгәрәк уен» фестивале фольклор коллективларын берләштереп кенә калмый, шулай ук татар халкының мәдәни мирасының күптөрлелеге белән таныштыра. Ә 30 нчы августта “Түгәрәк уен” фестивале коллективлары 38 нче “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты республика фестиваль-бәйрәмен ачу тантанасында катнаша. “Уйнагыз, гармуннар!» фестивале халкыбызны туплый торган, халык күңеленә барып җитә торган чара. Ул 30 нчы авгутстта көндезге сәгат унбердә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда үткәрелә.
Әлеге матбугат очрашуында сүз Безнең “Татарстан” телерадиокомпаниясе башлап җибәргән “Уйнагыз, Гармуннар” тапшыруы турында да ассызыклап әйтеп үтелде. Әлеге проект республикабыз раойннарында яшәүче үзешчән гармунчылар белән таныштыра. Идея авторы Наил Сәгъдиев әлеге уй инде күптән бар иде ди.