Хәзерге тормышны телефон һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү дә кыен. Иртән торып, күзне ачуга ук гаджетларга тотынабыз. Шулар тәэсирендә блогер дигән яңа төшенчә дә барлыкка килде. «Блогер.Татар» республикакүләм блогерлар бәйгесе нәтиҗәсендә 60 меңнән артык һөнәри татар блогерлары барлыгы ачыкланды.
Күптән түгел шундый ук юнәлештә, төгәләрәге видеоролик төшерүчеләр өчен яңа «Тәэсир» бәйгесе башланып китте. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы тәкъдим итте. Бүген бездә кунакта Татар видеороликлары бәйгесен төп оештыручысы, танылган блогерчы, Данил Сәфәров. Әнгәмә алдыннан бәйгегә багышланган видеороликны карап китик.