Түбәнкамалылар Россия сугышчыларына кирәкле әйберләрне җыюны дәвам итә. Бу юлы акциягә Ветераннар йортында яшәүчеләр кушыла. Өлкәннәр көндәлек тормышта кирәкле әйберләрне сатып алып, аларны волонтерлар аша солдатларга җибәрә.
Әлеге шигырь юлларын Саимә Шәрәпова мобилизациягә эләккән хәрбиләргә багышлый. Хатларда — күңел җылысы. Аны түбәнкамалы посылка белән солдатларга җибәрәчәк. Тартмага шулай ук перчатка, җылы оекбаш, көндәлек кирәк- яраклар сала. Боларның барысын да Ветераннар йортында яшәүчеләр үз хисапларына сатып алган.
Гуманитар ярдәм җыю турында карарны өлкәннәр гомум җыелышта кабул итә. Игелекле эшкә һәркем мөмкинлегеннән килгәнчә өлеш кертә. Кием-салым, юыну әйберләреннән тыш, дарулар да сатып алырга планлаштыралар. Соңыннан күчтәнәчләрне тартмаларга тутырып, волонтерлар аша солдатларга җибәрәчәкләр.