Берәүләр — җылы сүз, икенчеләре — кием-салым, өченчеләре — акчалата. Бүген Лисичанскка 5 тонна гуманитар йөк җибәрелә. Билгеле булганча, Татарстан әлеге шәһәргә шефлык итүне алды. Безнең белгечләр төзекләндерү белән шөгыльләнә. Бу хакта алдагы язмада.
Вячеслав Зевакин даими рәвештә гуманитар йөк ташый. Маршруты — Түбән Кама – Лисичанск. Ир-ат Луганск өлкәсендә урнашкан шәһәрнең бүген ничек яшәвен үз күзләре белән күргән. Гап-гади мөмкинлекләрдән мәхрүм булган халыкның язмышы әрнетә аның җанын… Үз-үзенә сүз бирә — айга ике тапкыр булса да, анда яшәүчеләргә һәм хәрбиләргә кирәк әйберләр илтеп тапшыру.
Бүген дә фура йөртүчесе юлга кузгалырга әзерләнә. Битараф булмаган түбәнкамалылар тырышлыгы белән 5 тонна гуманитар йөк җыела. Кием-салымнан алып төзелеш материалларына кадәр. Әлеге изге эшкә эшмәкәрләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм гади халык зур өлеш кертә.
Билгеле булганча, Татарстан Лисичанскны шефлыкка алган. Безнең белгечләр шәһәр инфраструктурасын торгызу һәм төзекләндерү эшләрен алып бара.
Альбина Вәлиева, Булат Абдульманов, Татарстан яңалыклары өчен Түбән Камадан.