Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, төбәкләрдә капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру-Түбән Новгородта фикер алышуның төп темалары шулар булды.
Анда округ парламентлары рәисләре һәм Идел буе Закон чыгаручылар Ассоциациясе вәкилләре җыелды.
Ике йөздән артык мәсьәлә каралды. Азык-төлек иминлеге, бюджет, социаль һәм мәгълүмат сәясәте турында да сөйләштеләр. Татарстан 2020 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектта катнашу буенча иң актив төбәк дип танылды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе көн тәртибендәге ике тема буенча республика тәҗрибәсе белән уртаклашты. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, округ закон чыгаручыларының үзара хезмәттәшлегенең яхшы нигезе булдырылган.