Бу көннәрдә Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында, яңа объект кулланышка тапшырылды. Биредә авыл җирлеге бинасы өр-яңадан торгызылды. Проектны гамәлгә ашыруга, Президент программасы буенча 7 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бинаның тантаналы ачылышына Түбән Уратма авылы халкы гына түгел, Казаннан да кунаклар килгән иде.Теманы Гөлия Нигмәтуллина дәвам итә.
Символик кызыл тасма киселгәч, кунаклар яңа административ объект бинасы белән танышты. Якты кабинетлар, уңайлы эш урыны… Моңа кадәр кабул итү бүлмәсе Мәдәният йортында урнашкан булган. Түбән Уратма авылы җирлеге Советы бинасы Президиент программасы буенча төзелгән.
Урынын да киңәшләшеп сайлаганнар. Проектны гамәлгә ашыруга 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Дәүләт программалары авылны үстерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте үз чыгышында Айрат Гарифуллин.
Бинаның тантаналы ачылышына авылдашлар гына түгел, Казаннан да кунаклар килә. Бәйрәм бүләксез булмый. Алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырыла.