Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектындагы 60нчы йорт ишегалды, халык белән киңәшләшеп төзекләндерелә. Быел ул “Безнең ишегалды” республика программасына кертелгән, ел дәвамында балалар уен мәйданчыгы яңартылачак, җимерелгән юллар һәм тротуарлар тәртипкә китереләчәк. Шәһәр халкы төп игътибарны әнә шуларга юнәлтергә теләк белдергән – тик башкарырга ниятләгән эшләр аларда күп кенә сораулар да тудырган. Ни өчен? Алдагы язмада.
Химиклар проспектындагы 60нчы йортында яшәүчеләр җитди тема буенча фикер алышуга чыкты – киләчәктә ишегалдында нинди үзгәрешләр булачак? Һәркемне әнә шул сорау борчый. Халык яңа юл таләп итә, ә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты беренче, икенче подъезд янында брусчатка салырга тәкъдим итә — шәһәрдәшләр моңа риза түгел.
Быел әлеге йорт “Безнең ишегалды” республика программасына керде – аның кысаларында, балалар уен мәйданчыгы яңартылачак, җимерелгән юллар һәм тротуарлар төзекләнд якында гына җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юл барлыкка киләчәк. ереләчәк. “Иҗтимагый киңлекләр” программасы буенча
Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Олег Егоров: «Әйдәгез, болайрак итик әле. Имзалар җыеп, уңай һәм каршы җаваплардан беркетмә төзик. Күп тавыш җыйган проектларга өстенлек бирәчәкбез.»
Очрашу нәтиҗәсе әлегә билгесез — шушы көннәрдә түбәнкамалылар төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты вәкилләре белән янә фикер алышуга җыелырга тиеш.