Түбән Каманың газ хезмәтенә килгән шәһәрдәшләр шулай дип зарланалар. Кешеләр борчыган сорауларын бирер өчен шалтырата алмыйлар. Шуңа мәсьәләләрен чишәр өчен газ хезмәтенә киләләр. Нәтиҗәдә анда шәһәр генә түгел, авыллардан килгән кешеләрдән дә зур чиратлар җыела. Моның төп сәбәбе нидә икәнен безнең төшерү төркеме ачыкларга тырышты.
Түбән Каманың газ хезмәте коридорында алма төшәрлек тә урын юк. Һәрбер кеше үз проблемасы белән килгән. Барысы да абонентлар бүлегенә чират торалар.
Ну торалар олы кешеләргә авырдыр инде барыр җирең булмаса ашыкмасаң көтәргә була ну эшчеләр күбрәк
Чиратта торучыларның күпчелегеисәпләү җайланмасы күрсәткечләрен бирә алмауларына борчылалар. Эш шунда – 1 нче октябрьдән газ компаниясенең исәп-хисап счеты үзгәрә. Тик әлегә аны элеккесе буенча кабул итәләр. Ә менә газ өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләп булмый.