Белгәнебезчә, ноябрьнең соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне билгеләп үтелде.Әниләргә без гомер буе бурычлы. Ноябрьдә әниләр бәйрәме уңаеннан газиз, иң якын кешебез — әнине котларга бүләкнең иң яхшысын, сүзләрнең иң назлысын сайлыйбыз. Түбән Каманың 15 нче балалар бакчасы сабыйлары да әниләрен бәйрәмгә җыйды. Матур, җылы бәйрәм мизгелләре- Түбән Камадагы хәбәрчебез Рушания Сибатова язмасында.
Малайлар һәм кызлар иң якын кешеләренә багышлап җыр җырлыйлар. Залда ук әниләре балаларына карап сөенеп, көч биреп утыра. Календарьдагы иң матур, якты бәйрәмнәрнең берсенә репетицияләр бер ай барган. Тәрбиячеләр сабыйларны төрле яклап әзерли.
Әниләренә булган теләкләрен балалар менә шулай сүзләр, шигырьләр, җыр-биюләр аша җиткерделәр. Тәрбиячеләр тамашачы булып килгән әниләргә дә балачак җырларын искә төшерергә тәкъдим итте.
15 нче балалар бакчасы милли тәрбия бирүче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең берсе. Күптән түгел шушы ук залда аның 50 еллык юбилеен да билгелиләр.