Армиягә чакыру кәгазе кулда, хәзер Ватан алдында бурычны гына үтисе кала. Түбән Камадан бер төркем егетләр Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә китте. Матур гадәт буенча, яшьләрне зур юлга озатырга , дип аларны дуслары, ата-аналары килде. Тулырак Түбән Камадагы коллегаларыбыз әзерләгән репортаж. Хәер-фатиха сүзләре, котлаулар-кочаклашулар. Эчкерсез теләкләрне булачак солдатларга дуслары, әти-әниләре юллый. Зур юлга кузгалучылар арасында Нәфис Гарифуллин да бар. Якыннары белдерүенчә, күңелдә – шатлык катыш борчылу хисе. Бүген армия сафларына 42 егет китте. Булачак солдатларның тән температурасын үлчәп, битлек тә бирәләр. Бу – көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында оештырылган беренче төркем. Быел яшьләр коронавируска тест та тапшыра. Берсе –җыелу пунктына җибәрер алдыннан, икенчесе инде казармага урнашканда.
Быелгы көзге чакырылышта Түбән Кама районыннан 300 дән артык егет армиягә китәр дип планлаштырыла. Икенче төркем 21 октябрьдә юлга кузгалыр. Яшьләрнең кайда хезмәт итәчәге Казанда янәдән тикшерү үткәч билгеле була.