Түбән Камадагы күп профильле көллияттә студентлар гадәти булмаган практика уза. Алар тегүчелек белән шөгыльләнәләр. Булачак белгечләр нәрсәләр тегә, эшләренең нинди үзенчәлекләре бар? Бу турыда киләсе язмада.
Студентлар теоретик белемнәрне дистанцион рәвештә алса, практиканы урыннарда узалар. Күп профильле көллиятнең булачак тегүчеләре бу сезонда өс киемнәре түгел, ә битлекләр тегәләр.
Бүгенге көндә битлекләр республикага бик кирәк. Коронавирус вирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, саклагыч битлекләр җитми. Көллият укучылары өлешчә шушы проблеманы җайга салырга булыша.
Кызлар остазлары белән берлектә җитештерү технологиясен өйрәнгәннәр, материалларны тәэмин итүчеләр белән килешү төзегәннәр һәм үз җиһазларында тегү эшләренә тотынганнар.
Производствога өйрәтү мастеры Ирина Антонова:» алар үзләрен үзләре контрольдә тота, тырышалар. Кыенлыкларга очрасалар, аны бергәләп хәл итәбез Үзара ярдәм итешәләр. Барысы да бер үк төрле шартларда эшлиләр.»
Студентлар өчен мондый тәҗрибә яңалык, әмма ул аерым кыенлыклар тудырмый.
Студент Ралина Фәхрисламова: «Бу эш бик авыр түгел. Битлекләр тегәогә туры килер дип алдан уйламаган идек. Бу кирәкле, чөнки хәзер республикада битлекләргә мохтаҗлык бар.»
Студент: Мөслимә Хөрмәтуллина: «Мин башлангыч этаптагы эшне башкарам. Битлек тегү авыр түгел. Аларга сорау зур булгач, бигрәк тә теләп эшлибез.»
Битлекләр тегү буенча әлеге практиканы 1 һәм 2 курс студентлары тагын 2 атна ярым вакыт узачак. Практика вакытында биш меңгә якын битлек тегелер дип планлаштырыла. Аннары әзер товарны республика Мәгариф министрлыгына җибәрәчәкләр.
Түбән Кама күп профильле көллияте директоры Михаил Павлов: «Беренче товарны Чаллыга җибәргәннәр. Аны ошатырлар дип уйлыйлар. Кызлар бик тырышып, яратып эшлиләр. Берсе дә шундый битлекләр тегүдән баш тартмады. Эш шартлары яхшы, техника җитәрлек.»
Практикантлар технологияне камилләштерәләр. Тиздән алдан планлаштырылган куәткә чыгачаклар. Һәр студентка көнгә 500 битлек тегүне максат иткәннәр.
Кирилл Давкаев. Рафаэль Рәкыйпов.