Түбән Камадагы “Гаилә” паркы тагын да матурланачак. Хәзер биредә реконструкция эшләренең икенче этабы башланган. Проект авторлары эшкә җаваплы карый. Мисал өчен, экологик сукмакларны кешеләр таптаган урынга салалар. Ул Каенлык белән Амфитеатрны тоташтырачак .Үзәк паркны тагын нинди үзгәрешләр көтә? Алдагы материалда.
Эшчеләр урман эченә алып керә торган юлның нигезен ясыйлар. Әлеге металл корылмага такталар җәеләчәк. Дөрес, җәяүлеләр сукмагы монда элек тә булган, Паркка килүчеләр аны үзләренә уңайлы җирдән таптаганнар. Яңа экологик сумакның төзелеп бетүен шәһәрдәшләр түземсезлек белән көтә.
Хәзер “Гаилә” паркында реконструкция эшләренең икенче этабы башланды. Ул җәмәгать киңлекләре үсеше һәм уңайлы шәһәр тирәләре милли проекты кысаларында алып барыла. Әлеге максатларга 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Янәшәдәге спорт мәйданчыгын да үзгәрешләр көтә. Кулланмаган тренажерларны алып, яңаларын урнаштырачаклар. Болар барысы да балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнелә.