Түбән Каманың Лемаев скверы шатлыклы балалар тавышыннан гөрләп торды. Түбән Камада “Җылы учлар” дигән масштаблы фестиваль узды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Аның кысаларында иҗат коллективлары чыгышы, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар оештырылды. Бәйрәм мизгелләрен бергәләп карыйк.