Түбән Камада яшәүчеләрнең барысы да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белми. Ярты ел элек СТАРТ сәүдә үзәгендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл шуны күрсәтте. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр коткару процессын массакүләм укулар оештырып кабатларга булган. Моның өчен Олимп сәүдә үзәген сайлап алганнар. Коткаручыларның эшен республика белгечләре бәяләде.
Янгын cүндерүчеләр эшләрен тиз һәм сүзсез башкаралар. Һәрбер адымнары мең тапкыр кабатланылган. Хәзер алар алдында Олимп сәүдә үзәге эчендә зыян күргән кешене эзләп табу һәм аны урамга алып чыгу максаты тора
Янгын 5 нче катта килеп чыга. һәвеф кнопкасы эшли башлагач, 4 минут эчендә бинадан 80 кеше чыга. Бу яхшы күрсәткеч. Зыян күрүчеләрне автобаскыч ярдәмендә, түбәдән дә төшерәләр. Үзләре чыга алмаганнарны носилкаларда күтәреп чыгалар.
Укулар барышын Татарстаннан килгән янгын сүндерүчеләре күзәтә. Янгынның нәкъ менә батут үзәгендә чыгуы очраклы түгел.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Сәлимуллин: «Cоңгы 10 елда Россия күләмендә кешеләрнең күпләп үлүенә китергән янгыннар чыкты. Түбән Камадагы сәүдә үзәгендә килеп чыккан соңгы янгын да кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүләрен күрсәтте. Безгә алар белән көрәшергә туры килә.»
Масштаблы укулар нәтиҗәсендә, Түбән Кама янгын сүндерүчеләренә кәнагәтьләндерерлек билгесе куялар. Калган нечкәлекләрне җыелышта караячаклар.
Р. Сибатова, Р. Рәкыйпов.