Түбән Камада яшәүче яшь ярымлык Софья ярдәмгә мохтаҗ. Сабыйның бер колагы ишетми. Аны Америка табиблары дәваларга ышандыра. Моның өчен 6 миллионов ярым сум акча кирәк. Гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.
Түбән Камада яшәүчеләр Софьяга ярдәм итү максатыннан, хәйрия кнөертын оештырды.
Ата-ана мәхәббәте, буыннар бәйләнеше … Әлеге чыгыш гаилә кыйммәтләренә багышлана. Хәйрия концерты да үз алдына изге бурыч куя
Марат Фәйрушинны яшь ярымлык Софьяның язмышы битараф калдырмый. Җырчы хәйрия концертында бик теләп катнаша. Тамашачыны иҗат җимешләре белән куандыра.
Артистлар гына түгел тамашачы да Софья Швецовага ярдәм итәргә тели. Концерттан җыелган акчалар кызчыкны дәвалауга тотылачак. Кеченә түбәнкамалының бер колагы ишетми. Катлаулы операция таләп ителә. Америка табиблары әлеге эшкә алынырга әзер. Зур сумма кирәк. Бүгенге кичәдә 150 мең чамасы акча җыела.
Кызчыкны дәвалау өчен- 6 миллионов ярым сум акча кирәк. Софьяга операцияне 3 яше тулгач, ел ярымнан соң ясарга планлаштыралар Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен НТР бинасында акча җыю тармасы урнаштырылган.