Түбән Камада яшәүче Нуриевлар гаиләсе, беренчеләрдән булып, яшь гаиләләр өчен яңа социаль ипотека буенча торак сатып алды. Программа башлану турында әле бер ай элек кенә игълан ителгән иде һәм менә беренче бәхетле гаилә яңа фатирга күченүгә әзерләнә.
Елмаюлы йөзләрендә шатлый балкый, хисләре ташып тора. Нуриевлар беренче тапкыр яңа фатирларын карады. 4 кешедән торган гаилә инде күптән үзләренең торак шартларын яхшыртырга хыялланган. Моңа кадәр алар фатир яллап яшәгән. Әле бер ай элек кенә яшь гаиләләр өчен яңа социаль ипотека турында белгәч, фатир алырга тәвәккәлләгәннәр.
Нуриевларның икесе дә бюджет оешмасында эшләми, алар ташламалы социаль ипотекага исәп тота алмый. Хәзер яңа фатирога күченүчеләрнең мәшәкатьләре күп. Тәртип урнаштырырга, яңа җиһазлар сатып алырга кирәк. Монысы инде өлкәннәр мәшәкате, ә балалар үзләренә кирәкле сайлауны ясаган инде.
Социаль ипотека программасы шартларындагы үзгәрешләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Алар балалары булган гаиләләр өчен дә, ата-ана булырга теләүчеләргә дә бик вакытлы кирәк ярдәм булачак.
Сергей Лызаев, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.