Биеделәр, җырладылар, йолаларны искә төшерделәр. Түбән Камада татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Милли чара Халыклар дуслыгы йортында үтте. Ап-ак яулык япкан әби, өстендә чәчәкле яшел күлмәк, чигелгән алъяпкыч… Әлеге экспозицияләрне карап, Диләрә ханым, гүя балачак елларына кайткандай була. Мәрхүм әнисен исенә төшерә. Җеп эрләп утырганы бүгенгедәй хәтердә, ди хатын-кыз.
Сәхнәдә дә бүген озын милли көйләр дә яңгырады. Тамашачы баян, гармун, курай кебек халык уен кораллары моңнарына хозурланды. Аларның заманча яңгырашын да тыңлады. Мисал өчен, Алмаз Лотфуллин флейтада татар җырларына попури уйнады.
Бәйрәм Татар мәдәнияте көне уңаеннан оештырыла. Милли чараны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Ак калфак хатын-кызлар” оешмасы белән берлектә оештыра. Буыннар чылбыры өзелмәсен. Бер-беребез белән аралашып яшик, ди бәйрәмнең кунагы Рөстәм Ямалиев. Әйтергә кирәк, Татар конгрессы Мәскәү татарлары белән дә тыгыз элемтәдә тора.