Быел Түбән Камада дүрт мәгариф учреждениесе тулысынча яңартылачак– 2 нче гимназия, 19 нчы, 7 нче һәм 21 нче мәктәпләр. Ремонт эшләре республика программасы кысаларында башкарыла. Эш барышын шәһәр мэры контрольдә тота.
Спорт залны ремонтлау, кабинетларны җиһазландыру, иске ишекләрне һәм тәрәзәләрне алыштыру. Әлеге һәм башка эшләрне башкару өчен 140 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 19 нчы мәктәпне яңарыш көтә.
Максатыбыз – балалар өчен уңайлы шартлар булдыру. Мәктәптәге матурлыкны күреп, аларда яхшы билгеләргә генә укырга дигән теләк тудыру, ди19 нчы мәктәп директоры
Уку йортында берничә музей булдырырга уйлыйлар. Рамил Муллин искәртеп узганча, заманча ремонт белән беррәттән, мәктәпнең тарихын да сакларга кирәк. Шәһәр мэры төзекләндерү эшләре барышын контрольдә тота.
Рамил Муллин 7 нче мәктәптәге ремонт барышы белән танышты. Сүз уңаеннан, быел Түбән Камада дүрт мәгариф учреждениесе тулысынча яңартылачак. Шул исәптән- 2 нче гимназия белән 21 нче мәктәп. Эшләр 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш.