Урман буйлап йөгерделәр, озынлыкка сикерделәр, мылтыктан аттылар, Түбән Камада узган “Идел буе кадеты-2022” спартакиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Ярышлар ике көн дәвам итте. Анда Татарстанның биш кадет корпусыннан йөз егет катнашты. Кадетларның үз бурычларын ни дәрәҗәдә уңышлы үтәүләре хакында — алдагы материалда.
Коралны сүтеп-җыю әлеге егетләр өчен көндәлек күнекмә.Эшне оста башкару өчен, баш эшләтү, кул-бармаклар җитезлеге кирәк. Уртача 6 секундка сыешырга була, ди үсмерләр. Тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар.
Монысы- пневматик коралдан ату. Патроннарбер-берартлыҗибәрелеп кенә тора. Кадетларкүнегүне баскан килеш башкара. Ярышлар бер үк вакытта ятөрле мәйданчыкта уза.
Алга таба ярышлар катлауланганнан-катлаулана гына. Яраланган кешене тиешле урынга алып бару, урман аша узу. Күнегүләр өчен кырыс шартлар тудырыла.
Сүз уңаеннан, йөгерү буенча Татарстан командасына тиңнәр булмый.Шулай да Беренчелекне исә Удмурт кадет корпусында тәрбияләнүчеләр алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды