Түбән Камада иҗади лагерь сменалары эшли башлады. Шуларның берсе Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ачылды. Оештыручылар вәгъдә итүенчә, биредә яшь түбәнкамалылар вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрә алачак. Бу хакта тулырак алдагы материалда.
Кәгазь бите, кайчы һәм клей. Санаулы минутлардан менә шундый чәчәк килеп чыга. Искитмәле әйберләр ясар өчен аз вакыт сарыф ителсә дә, белгечләр киңәше комачау итмәс. Балаларга бар нечкәлекләр турында тәфсилләп сөйлиләр.
Иҗади лагерь сменасы Үзәк китапханәдә оештырыла. Ул 8 яшьтән 12 яшькә кадәрле балаларга исәпләнгән. Малайлар һәм кызлар өчен ун көнлек программа әзерләнгән.
Программа кысаларында балалар өчен ачык һавада хәрәкәтле уеннар да оештырылачак. Тукай паркы моның өчен менә дигән урын.
Мондый лагерьлар барлык мәдәният учрежденияләрендә дә оештырылачак. Һәм ул түләүсез. Сүз уңаеннан, хәзер икенче сменага гаризалар кабул итү башланган. Тулырак мәгълүмат алу өчен экранда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга була.